Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке нәмзәтләр Әхмәдинеҗадның хакимиятен канунсыз, ди


Иранда президентлыкка дәгъвә иткән ике элекке нәмзәт ил җитәкчесе Әхмәдинеҗад хакимиятен канунсыз дип атады. Элекке премьер Мирхөсәин Мусави һәм сәясәтче Мәһди Карруби чәршәмбе көнне үзләренең сәхифәләрендә белдерүләр бастырды. Алар президент сайлаулары нәтиҗәләрен канунсыз дип атады. Иранның элекке президенты Мөхәммәт Хатами да сайлау нәтиҗәләренә тәнкыйть белдерде. Хатами хакимиятләрне кулга алулар һәм тоткыннарның хокүкларын кысуда гаепләде.
Инкыйлаб сакчылары шурасы президент сайлаулары мәсьәләсе ябык, дип белдерде. Иранның рухи җитәкечесе Али Хамәнәи да Әхмәдинеҗадның җиңүен таныды.
XS
SM
MD
LG