Accessibility links

Татар яшьләре килә


Яшьләр килә!
Яшьләр килә!

5-12 июльдә Казанда татар яшьләре көннәре үтә. Ул алдынгы яшьләрнең җитди мәсьәләләр турында фикерләшү мәйданына әверелер дип өмет итә оештыручылар.

Казанга Русиянең 40тан артык төбәгеннән 150 яшь делегат киләчәк. Чараны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар милли-мәдәни мөхтәрияте, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Быел ул 19-нчы тапкыр үткәрелә.

Ел саен татар яшьләре көннәре алдан төзеп куелган програм буенча бармый, килгән делегатлар үз проблемаларын уртага салып сөйләшә. Мисал өчен, татар дискәтүкләре яшьләрне берләштерүче төп мөмкинлекнең берсе булуын исәпкә алып, төбәкләрдә мәдәни чаралар, татар дискәтүкләре үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашу каралган. Мәскәүдән махсус кунак - ди-джей Радик та чакырулы.

Һәр кич делегатлар үзләре тәкъдим иткән тема буенча дискәтүк үткәрәчәк. Моннан кала PR, журналистика, маркетинг, грантлар системасы, сәясәткә кагылышлы күп кенә дискуссия, әңгәмә, остаханәләр дә оештырылачак. Питербурдан махсус вәкилчелек икътисад һәм финанслар турында түгәрәк өстәлләр үткәрәчәк.

Татар яшьләре көннәренең үзенчәлеге шул - монда килгән делегатларның үз теләкләрен җиткереп, програмга үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар. Мөстәкыйльлеккә өстенлек биреләчәк. Һәр делегат әйтәсе килгән фикерен җиткерә алачак.



Оештыручылар Миләүшә Шәрәпова, Ләйсән Төхвәтуллина
“Татар яшьләре көннәре аерым брендка әйләнеп китте, яшьләр монда килүне аерым бер дәрәҗәгә саный. Безнең төп максатыбыз – берләшү.

Инде төбәкләргә таралышканнан соң да аралашып, мәгълүмат алмашып тору. Күмәкләшеп төрле чаралар үткәрү максаты куела. Бирегә эшләп килүче татар оешмаларыннан иң-иңнәр генә сайлап алына” , ди оештыручыларның берсе Ләйсән Төхвәтуллина.

Яшьләр татар халкының танылган шәхесләре белән дә очрашып фикер алышачак.

Килгән кунаклар тормышын массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртып бара. ТНВ каналында бер атна дәвамында делегатлар “Хәерле иртә” тапшыруында катнашып, төбәктәге татар оешмаларын борчыган мәсьәләләр турында сөйли. “Үзебез” тапшыруының да махсус чыгарылышы көтелә. “Яшьләр тукталышы” программасы бу чарага тулы бер тапшыру багышлаячак.

Көзгә Татар милли автономия җитәкчеләренең җыены узачак. Аерым алганда, ул мәгариф, туган телне укыту мәсьәләләренә багышлана. Аңа кадәр Татар яшьләре көннәре дәвамында яшь делегатларның ситуацияне яхшырту юлларын эзләп, нәтиҗәсен шушы семинарда яңгырату мөмкинлеге булачак.
XS
SM
MD
LG