Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә вакытлыча Гайсанов идарә итәчәк


Ингуш республикасының президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп премьер-министр Рәшид Гайсанов билгеләнде. Бу карар хәзерге президент Юныс-бәк Евкуровның вазыйфаларын үти алмавы сәбәпле кабул ителде, диелә рәсми чыганакларда.

Ингушетия президенты Евкуров хәзер аңына килгән, дип хәбәр ителә. Ингушетия вәкилчелегендә, ул терелеп килә, аның хәле бер айда шактый яхшырырга мөмкин,дип әйткәннәр. Һөҗүмнән соң ул аңсыз ятты.

22 июньдә Евкуровка һөҗүм булган иде. Аны озатып баручы машиналарга, шартлаткыч куелган машина килеп бәрелде.
XS
SM
MD
LG