Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пхеньянны каршылыкны арттырмаска чакыра


АКШ Төньяк Кореянының ракета сынауларыннан соң, каршылыкларны арттырмаска чакырды.

АКШ Департаментының сүзчесе Карл Дакворс Пхенньяның бу чарасы мәгънәсез, диде. Төньяк Корея аның урынына атом сөйләшүләреннә игътибар итсен иде, дип тәкъдим итте ул.

Пхеньян бер тәүлек эчендә 7 ракетаны җибәрде. Кыска арага очучы ракеталар океанга төште дип хәбәр ителә.

Япония бу сынауларга борчылу белдерде. Көньяк Корея күрше илнең гамәлләренә каршы торырга әзер торуын хәбәр итте.

Бу атнада Төньяк Корея тагын 4 ракетаны сынаган иде. Бу атом сынауыннан соң туган киеренлекене арттырып җибәрде.
XS
SM
MD
LG