Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай тәртипсезлекләрдә уйгырларны гаепли


Кытайның көнбатышындагы Синҗән-уйгыр автоном районының Өремче каласында көч куллану нәтиҗәсендә 140лап кеше һәлак булды, 800ләп кеше яраланды. Хакимиятләр бу тәртипсезлекләрне уйгыр сугышчылары оештырган, дип белдерде.

Уйгырлар исә тыныч урам җыены вакытында үзләренә каршы провокация булганын әйтте.

Өремче шәһәрендә берничә мең уйгыр белән полиция арасында бәрелешләр булды. Йөзләгән кеше кулга алынган, шәһәргә керү-чыгу юллары ябылган.

Халыкара хокук оешмалары Кытайны бу төбәктә кеше хокукларын бозуда гаепләп килә.
XS
SM
MD
LG