Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия, Беларус, Казакъстан сәүдә оешмасына бергә керә алмый


Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына Беларус һәм Казакъстан белән бергә керү тәкъдиме “тормышка аша алмый”, дип белдерде АКШ сәүдә министры Һэрри Локк. Аның сүзләренә караганда, оешма әгъзаләренең күпчелеге бу карашта тора.

Русия һәм АКШ Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керүе турында килешүгә якынлашты, аны ел азагына кадәр кабул итеп булыр иде, диде министр.

Узган айда Русия премьер-министры Владимир Путин Мәскәү оешмага керү турында барлык сөйләшүләрне туктата, дип белдерде. Әгъзалыкның шарты итеп ул таможнялары уртак булган Беларус һәм Казакъстанның да Дөнья сәүдә оешмасына керүен билгеләде.
XS
SM
MD
LG