Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка илчесе татарча сөйләшәме?!


Июнь азагында Казанга төрле илләрдән инглиз теле укытучылары җыелды. Алар очрашуында Американың Русиядәге илчесе Дҗон Байерли да була. Cәяхәте турында ул Обамага да җиткерәм дип киткән.

Русиядәге һәм чит илдәге инглиз теле укытучыларын Казанга җыюны башкаланың энергетика университеты әйдәп йөри. Аларның идеясен республика хөкүмәте, Мәскәүдәге Америка илчелеге һәм башка оешмалар күтәреп ала. Шулай итеп, NATE Russia - Русиядәге инглиз теле укытучылары ассоциациясенең 15 нче конференциясе Татарстан башкаласында үтә. Алдан җиткергәнчә, төп кунак Американың Русиядәге илчесе Дҗон Байерли була.

“Дҗон Байерли кайчандыр Питербур университетын бетергән икән, бездән дә яхшы русча сөйләшә. Моннан тыш әле
конференциядә, “Хәерле көн! Рәхмәт! Саубулыгыз!” дип эндәшүе безне бөтенләй шок хәленә куйды, үзенә игътибарны бик тиз юнәлтте,” диде Казан дәүләт энергетика университетының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рушания Туктамышева.

Америка илчесе Татарстанда булганда, 2005 елдан эшли башлаган энергитека университетындагы инглиз теле мәктәбе укучылары белән дә очраша, аңа яшьләр теләк-тәкъдимнәр җиткереләр һәм алар, әйткәннәрне Америка президентына да ирештерерсез дигән теләктә кала. Чөнки алар ел башында Барак Обамага үзләре белән таныштырып хат җибәргән булалар һәм ул хатка АКШ президентыннан җавап алуга да ирешәләр.

NATE Russia җыены моңарчы Русиянең Воронеж, Владивосток, Новосибирски шәһәрләрендә уза. Казандагы чарада барлыгы 500гә якын кеше катнаша. Инглиз теле укытучылары җыенының Татарстан башкаласында үтүен оештыручылар 2013 елда узачак Универсиада белән бәйлиләр.

“Әлеге чара төрле ил кешеләре белән дустанә мөнәсәбәттә, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез!” ди Рушания Туктамышева.
XS
SM
MD
LG