Accessibility links

Гыйракта Иран тоткыннары иреккә чыгарылды


Иранның Багдадтагы илчесе Хәсән Каземи сүзләренә караганда, 2007 елда Гыйракта АКШ хәрби көчләре кулга алган Иранның 5 ватандашы төрмәдән чыгарылган һәм тиздән Иран хакимиятләренә тапшырылачак.

АКШ хәрбиләре бу кешеләрне Арбил шәһәрендә шыгыйларны корал белән тәэмин итүдә гаепләп кулга алган иде. Иран бу гаепләүләрне кире какты. Кулга алынган кешеләр – дипломатлар, дип Иран АКШны халыкара кануннарны бозуда гаепләде.

АКШ исә бу 5 кешенең күзләү агентлары булганын һәм дипломатик статуска ия булмаганын белдерде.
XS
SM
MD
LG