Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күчеп кайтканнар ярдәм көтә


Читтән Татарстанга күченеп кайткан милләттәшләрнең авыр хәлдә калуын ишетеп, Русиянең башка төбәкләрендә яшәгән татарлар, аларны якларга Казанга килгәннәр. Югалсам да, көт син мине (40)

Үзбәкстаннан Казанга 8 ел элек качак булып кайтырга мәҗбүр булган Мансура Зияеваның кызы бүген бомж хәлендә калган. Алар Казан янындагы “Инеш” авылында өй салып дөнья көтүче мигрантлар. Бу турыда “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл тапшыруы булган иде.

Хәзерге көндә Мәскәү астындагы Тучковода, Нижний Тагил да яшәүче, Мансура Зияеваның күршеләре бу турыда “Азатлык” радиосыннан ишетеп Мәскәүдә очрашып, аны якларга Казанга килгәннәр. Зияева үзе:

“Казанга кайткан безнең качакны Татарстанда 8 ел яшәгәннән соң йортсыз калдырганнар, дип алар бик кайгырганнар. Минем элек Үзбәкстанда бергә яшәгән күршеләрем, бер-берсе белән телефон аша аралашып, Мәскәүдә очрашканнар. Мине юатырга Казанга килгәннәр. Минем бу күренешне күреп күзләремнән яшьләр килде”, ди.
XS
SM
MD
LG