Accessibility links

"Зур-8" килешүе үсеп баручы илләргә бәйле


Дөньяның иң алга киткән 8 иле күмер газын чыгаруны киметү карарын кабул итте. Үсеп баручы кайбер зур дәүләтләр аңа кушылырга теләми.

Британия премьер-министры Гордон Браун иң мөһим килешүләр рәтенә күмер газын чыгаруны киметү килешүен кертә.

“Зур-8” илләре глобаль җылынуны туктату, дөньяда һаваның 2 градуска җылынуын булдырмау өчен күмер газын чыгаруны киметергә килеште. Ягъни "Зур-8" илләре, 2050 елга кадәр сәнәгать оешмалары чыгара торган күмер газын 80% киметергә, дигән килешүне кабул итте. Әмма бу документны шушы "Зур-8"лек төркеменә керүче АКШ, Русия, Япония, Франция, Германия һәм Италия генә имзалады.

Буген саммитта Британия премьер-министры Гордон Браун чыгыш ясады һәм, бу килешүгә үсеп баручы илләр дә кушылырга тиеш, диде. Әмма үсеп баручы һәм бик зур илләр, әйтик Һиндстан һәм Кытай, моның белән килешми.

Һиндстан вәкиле Шьям Саран, башта финанс ярдәм биреләчәгенә гарантия сорады.

Пәнҗешәмбе көнне “Зур-8” илләре һәм тагын 5 ил, глобаль җылынуга каршы көрәш мәсьәләсендә уртак фикергә килергә тырышачак.

Икътисади кризиска килгәндә, дөнья җитәкчеләре тотрыксызлык куркынычы сакланса да, иң авыр заманалар үтте инде, дигән фикергә килде. Бу хакта саммитта Италия җитәкчесе Сильвио Берлускони хәбәр итте.

Шулай ук бу форумда алга таба долларны халыкара резерв валюта итеп кулланыргамы, юкмы дигән сорауны да куярга җыеналар.

Халыкара исәп-хисап өчен башка акчаны кертү мәсьәләсен Русия күтәрә. Кытай, Һиндстан һәм Бразилия дә доллардан баш тарту фикерен яклый.

Климат үзгәрүе, икътисади үсеш һәм башка актуаль мәсьәләрне тикшерү алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Әмма Русия президентының киңәшчесе Александр Дворкович әйткәнчә, саммитның ахыргы сәяси карарның өлгесе инде килештерелгән. Бу хакта ул “Интерфакс” агентлыгына әйткән булган.

Аның сүзләренчә, Иран атом программасы, Таулы Карабах мәсьәләсендә бәхәсләр әле дәвам итә, әмма Азия-Тын океан төбәгендә атом кораллары һәм ракета сынауларын хөкем итү хәл ителгән.

Шулай ук Дворкович әйткәнчә, саммитта күпләп үтерү коралларын җәелдермәү һәм террорга каршы көрәш турында белдерүләр кабул ителергә тиеш.
XS
SM
MD
LG