Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Беларус ЕБ һәм Русияне бәйли ала


Президент Александр Лукашенко, Беларус Русия һәм Европа Берлеге (ЕБ) арасында күпер була ала, дип белдерде.
Бу хакта Беларус башлыгы Австрия газетасына биргән әңгәмәдә белдерде.

Ул Мински һәм Европа Берлеге арасында араларның җылынуына хуплау белдерде. Шул ук вакытта, Лукашенко, Европаның “демократизация юнәлешендә шартлар куюы”на канәгатьсезлек белдерде.

Ул Европа һәм Беларустагы демократия дәрәҗәсендә зур аерма күрми дип әйтте һәм илдә сәяси тоткыннар булуын кире какты.

Май аенда Беларус һәм СССРның элекке 5 республикасы Европа Берлеге башлап җибәргән “Көнчыгыш партнерлык” программасына кергән иде.
XS
SM
MD
LG