Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үләнкүлдә 70 елдан соң очрашу


Быелгы чыгарылыш укучылары
Быелгы чыгарылыш укучылары

Омски өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авылының урта белем мәктәбе үзенең 70 еллыгын билгеләде. Анда бу мәктәптә 75 ел элек укыган укучы да булды.

Ул - 1933-35 елларда Үләнкүл мәктәбендә укыган, бүгенге көндә 88 яшен тутырган Бану апа Шихова иде. Бану апаның тормыш юлы еш кына Үләнкүл мәктәбе тарихы белән үрелеп барган.

Бану апа Яланкүл авылында туып үскән. Анда башлангыч мәктәптә укыган. Белемен дәвам итү өчен авылларыннан шактый еракта – урман-сазлыклар аша салынган туры юлдан да 45 чакрым ераклыкта булган, Үләнкүл мәктәбенә барган. Анда кичке “Эшче яшьләр мәктәбендә” 5-6 классларда укыган. 7-нче классны үз авылында ачылган яңа мәктәптә тәмамлаган. Аннан соң белем алуны Тубыл педагогия техникумында дәвам иткән. 1942 елны, техникум тәмамлап, Үләнкүлгә укытучы булып килгән. “Анда мин 5-8-нче класс укучыларына биология һәм географияне укыттым”, ди Бану апа.

Бану апа төрле авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Кабат Үләнкүлдә дә эшләргә туры килгән аңа. Яшәргә шәһәргә күчкәннән соң да, авылга еш кайтып йөргән, мәктәптә узган чараларда катнашкан. Менә хәзер дә, Бану апа, шактый өлкән яшьтә булуына һәм яңгырлы салкын көннәр торуга карамастан, мәктәпнең юбилеена кайткан. Кызганычка каршы, бәйрәмдә аның белән бергә укыган бер генә укучы да, ул елларда эшләгән укытучылар да, хәтта аның беренче укучылары да булмаган.
Бану апа Шихова


Мәктәп юбилеена килгәндә, ул көннәрдә авыл шау-гөр килеп торды. 70 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган 1256 укучының 200-гә якыны, өстән яңгыр явып торуга һәм юлның үтә алмаслык пычрак булуына карамастан, мөмкинлек табып, авылга кайткан иде. Мәктәпкә килгәннән соң алар башта кабинетлар, музей һәм андагы экспонатлар белән танышып йөрделәр. Аннан соң бәйрәм үтәчәк залга уздылар.

Тантана мәктәпнең спорт залында барды. Зал кунаклар һәм авыл халкы белән шыгрым тулган иде. Кичә мәктәп директоры Вәли Дәүләтбагинның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Аннары быелгы чыгарылыш укучыларына белем таныклыклары һәм бүләкләр тапшырылды. Шунсы аяныч, мәктәпне быел 10 гына укучы тәмамлаган. Авылда халык саны кимү сәбәпле, мәктәпкә йөрүче балалар елдан ел азая икән. Хәтта Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда да мәктәпне 40-тан артык бала тәмамлый торган булган. Быел исә бер меңгә якын халкы булган дүрт татар авылында, барлыгы 10 гына бала тәмамлап чыкты. Кызганыч, менә шундый статистика.

Бәйрәм кичәсе барышында төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның чыгышлары булды. Беренчеләрдән булып сүз Бану апа Шиховага бирелде.

1975 елгы чыгарылыш укучылары
“Мин Үләнкүлнең көчле татар авылы булуы белән, авыл кешеләренең Татарстан белән тыгыз элемтәдә торулары белән горурланам”, диде ул. Аннары ул халыкка бер уңайдан үзенең үгет-нәсихәтен дә җиткерде. “Өлкән яшьтәге туганнарыгызны бервакытта да картлар йортына бирмәгез. Бу мәрхәмәтсезлек була. Аларны, вакыты килеп җиткәч, үзегез, җиренә җиткереп, мәңгелек йортларына озатыгыз!”, дип сүзен тәмамлады.

Аннары сәхнәгә кайсы елны мәктәпне тәмамлаганнарын күрсәткән плакатлар тоткан элеке укучылар күтәрелде. Һәр чыгарылыштан күмпе кешенең юбилейга килгәнлеге анык күренеп тора иде.

56 ел үтеп киткән булса да, 1953-нче елны мәктәпне тәмамлаганнардан юбилейда 7 кеше булды. Лия ханым белән Гирфан әфәнде Бахтияровлар ерак Калининград өлкәсеннән килгәннәр. Рәсми тантанадан соң алар классташлары белән аерым җыелып та утырдылар.

1959 елда мәктәпне тәмамлаган, хәзер Омскида яшәүче Гөлнур Янгучинаның мәктәптә 50 ел булмаган. Мондый очрашуга быел беренче кайтуы. Гөлнур ханым үзенең класс җитәкчесе Мәнвия апа Шихова белән дә очрашырга өметләнгән булган. Әмма, кызганычка каршы, быел гыйнвар аенда аның укытучысы якты дөньядан киткән. Мәктәп музеенда Мәнвия апаның кул эшләре генә калган. “Аларны карап йөрдем. Укытучы апамны күргән кебек булдым”, ди ул.
Мәнвия апа Шихова бер ел элек. Артта аның кул эшләре


Тантана барышында җитди чыгышлар белән беррәттән, шаярулар да булды. Мәктәпне 35 ел элек тәмамлаган Фагилә Чумарова классташлары белән кызыклы күренеш әзерләгән иделәр. Пионерлар кебек, муеннарына кызыл галстуклар бәйләп, башларына кызыл пилоткалар киеп, быргы кычкыртып, барабан кагып, залдан үттеләр. Аннары шаян такмаклар әйттеләр. Шунсы да кызыклы итеп әйтелде, классташларыннан берникадәр акча җыеп, аны “Без мәктәптә укыганда макулатура җыя идек. Менә хәзер дә без мәктәпкә макулатора тапшырабыз”, дип мәктәп фондына җыйган акчаларын тапшырдылар.

Шулай, күңелле һәм күркәм узды Үләнкүл мәктәбенең 70 еллык юбилее. Һава шартларының начар булуы да, бәйрәмгә киртә булмады кебек. Һәрхәлдә, бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә ризасызлык белдермәде, барсы да очрашулардан канәгать иделәр. Күпчелек: “Болай озакка сузмыйк, киләчәктә ешрак очрашып торыйк”, дигән теләк белдерде.
XS
SM
MD
LG