Татарстанда тиздән “Киләчәк” дип исемләнгән 2010-2015 елларга караган мәгариф үсеше стратегиясе кабул ителергә мөмкин. Ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев йөкләмәсе белән эшләнә.
Май аенда әлеге дәүләт программасын эшләү һәм тормышка ашыру өчен комиссия төзелгән иде. Бүген аның беренче утырышы узды.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов концепцияне тәкъдим иткәндә, 60-80% укытучыларны үзләренең эшләре, укучылар бөтенләй кызыксындырмый дип белдерде.
Шуңа концепцияне эшләүчеләр “Безнең яңа укытучы” программасын тәкъдим итә. Аның нигезендә, яшь фән кандидатларын, танылган югары уку йортлары магистрларын мәктәпкә җәлеп итү карала.
Шәймиев үз чиратында иң яхшы укытучыга 200 мең сум грант һәм өстәмә 100 мең сумны федераль бәйге нигезендә бирү мөмкинлекләрен карарга чакырды.
Татарстанда хәзер хезмәт итүче 39 мең укытучыга килгәндә, концепцияне эшләүчеләр аларның эшен уку нәтиҗәләре һәм укучылар фикере нигезендә бәяләргә тәкъдим итә.