Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: аракы бәясен арттырмыйча сәламәт яшәргә кирәк


Халыкның эчүгә салынуын булдырмас өчен аракыны тыю түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен алга сөрергә кирәк, диде Русия премьер-министры Владимир Путин.

"Бу өлкәдә карарлар кабул иткәндә аракыны тыю һәм исерткеч эчемлекләр бәясен арттыру турында түгел, ә беренче чиратта спорт һәм эчүдән ерак булган мәнфәгатьләр өчен шартлар тудырырга кирәк," диде Путин Федерация Шурасы җитәкчелеге белән булган очрашуда.

Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов спирт җитештерүгә дәүләт монополиясен кертүне тәкъдим иткән иде.
Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов бу тәкъдимне хуплады. Путин бу мәсьәләне кабат игътибар белән карарга чакырды.

"Сыраның судан арзанрак торуы" - табигый хәл түгел, диде Путин.
XS
SM
MD
LG