Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы һәйкәлләрне җимерәләр


“Казанның 1000 еллыгы паркы”нда вандаллар Зилантның канатын сындырып, Кол Галигә әшәке сүзләр язып киткән. Кирмәнгә терәлеп торган хәйрияче һәйкәленең дә дилбегәсен кискәннәр.

“Бу хәлгә беркемнең дә исе китми, Зилантның канаты сынганга әллә кайчан инде”, дип белдерә “Казанның 1000 еллыгы паркы” аша көн дә эшкә йөрүче Рамил.

Моннан ике ел элек фонтан янындагы ике Зилантның канатын сындырганнар иде инде. Аннан соң тагын канатлар куйдылар. Ул вакытта бу паркны карап тора торган милиция хезмәткәрләре будкасы да булдырылган иде. Хәзер әлеге сак урыны да күренми.

Бакчадагы фонтанның күптән сиптереп тирә-юньгә матурлык биреп тормавын суның яшелләнеп, анда чүпләр йөзеп йөрүе дәлилли.

Кол Галинең чапан итәге
Бу юлы вәхшиләр Зилантларга һәм татар әдәбиятенең чишмә башы булган парктагы Кол Гали һәйкәленә оятсыз сүгенү сүзләре дә язып киткән.

Казанның җәяүле Бауман урамындагы Әби патша арбасының да хәлләре шәптән түгел. Руль дә ясаганнар, арбага төшерелгән рәсемнәргә дә төрле сүзләр язылган.

Казан Кирмәненә үк терәлеп торган хәйрияче Әсхәт Галимҗановка куелган һәйкәлнең аттагы дилбегәләрен кисеп алып киткәннәр. Дөрес, рәсемгә төшүче сәяхәтчеләр дә, казаннар да, әлеге парк һәм һәйкәлләрне карап торган оешма түрәләре дә моңа игътибар итми.
XS
SM
MD
LG