Accessibility links

“Новая газета” журналисты үтерелде


Ингушетиядә “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәгенең Грозный бүлеге вәкиле, "Новая газета” журналисты Наталья Эстемированың мәете табылды.

Чечня эчке эшләр министрлыгы вәкиле Мәдинә Хаҗиева, журналистның “үтерелгән булуы шик тудырмый, башында ике яра бар”, дип белдерде.

Бүген Наталья Эстемированың юкка чыгуы мәгълүм булды. Азатлык радиосына бу хакта “Мемориал” үзәге хезмәткәре Александр Черкасов белдерде.

“Наташаның бүгенгә төрле очрашулары билгеләнгән иде. Аларның берсендә дә күренмәгәч, хезмәттәшләре аның өенә китте. Анда кешеләр Наташаны көчләп ак машинага утыртып алып киткәннәрен, аның мине урлыйлар дип кычкыруын сөйләделәр. Өеннән машина туктаган җиргә кадәр аның артыннан бер хатын-кыз барган. Бу оештырылган урлау”, диде “Мемориал” хезмәткәре.

Наталья Эстемирова икенче Чечня сугышы вакытында кешеләрне җәберләү, хөкемсез үлем җәзалары һәм кешеләрнең югалуын тикшергән һәм шулар турында язган журналист.

“Наташа бүгенге көндә Чечнядә яшәп президент Рамзан Кадыйров астындагы көч структуралары кылган җинаятьләр турында язган сирәк журналистларның берсе иде”, диде “Human Rights Watch” хокук яклау оешмасы вәкиле Татьяна Локшина.

Наталья Эстемирова 2007 елда Анна Политковская исемендәге бүләкнең беренче иясе булды.
XS
SM
MD
LG