Әлеге хәл башкаланың Дим бистәсендә булган. Ике яшьлек бала тәрәзә төбенә менеп, аннан егылып төшкән. Ул вакытта әнисе юыну бүлмәсендә кер юган, 9 яшьлек абыйсы күрше бүлмәдә булган. Баланың баш сөяге сынган, талагы өзелгән. Табиблар аны исән калдыру өчен тырыша.
Уфада бер бала сигезенче каттан егылып төшкән.