Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Җакарта һөҗүмнәрен хөкем итте


Дөнья җәмәгатьчелеге Индонезия башкаласы Җакартада булган шартлауларны кискен хөкем итте. Бу хакта белдерүләрне АКШ, Европа Берлеге, Ислам конференциясе оешмасы ясады.

Индонезия хакимиятләре гаепле булганнар җәза алачак, дип белдерде. Террор гамәлләре өчен җаваплылыкны әле беркем дә үз өстенә алмады.

Җакартаның Мариотт һәм Ритц-Карлтон кунакханәләрендә бер бер артлы булган шартлауларда кимендә 8 кеше һәлак булды, 50ләп кеше яраланды. Шартлауның икесен дә интихарчылар башкарган, дип фаразлана. Затлы кунакханәләр башкаланың үзәгендә урнашкан.
XS
SM
MD
LG