Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия бар һәм рестораннарында тәмәке тыела


Якшәмбедән Төркиянең барлык барлары, кафелары һәм рестораннарында тәмәке тарту тыела.

Узган елның май аеннан башлап Төркиянең күп кенә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тарту тыелган иде.

Төркиядәге 80 миллионга якын кешенең 20 миллионнан артыгы тәмәке тарта.

Фикер белешүләр күпчелекнең җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыю канун хуплавын күрсәтә.

Тәмәке тарту тыелган урында тәмәке кабызучылар һәм бу канунны үтәргә мәҗбүр итмәүче бар хуҗалары штраф түләячәк.

Кайбер кафе һәм бар хуҗалары керемнәрен югалтудан куркып бу канунга каршы чыга.
XS
SM
MD
LG