Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ретро машиналар җыены үтте


Якшәмбедә Казан янындагы Ильинское авылы янынында III халыкара ГАЗ -21 “Волга” машиналары фестивале тәмамланды.

Ильинское авылы янынындагы тугайда Русиянең төрле шәһәрләреннән ГАЗ -21 “Волга” машиналары һәм башка маркадагы ретро тимер атлары җыены үтте. Әлеге 17 июльдә башланган чарда катнашучылар тугайлыкта яшәп, кунып, авто Сабантуй да ясадылар.

Ретро машиналар Сабантуе 2006 елдан үткәрелә башлый, һәр ел саен монда катнашучы машиналар, төрләре, аларның саны да, җыенның дәрәҗәсе дә, артканнан артканнан арта бара ди, оештыручылар.
Альберт Бикбулатов


“Быел катнашучы машиналарның яртысыннан күбе башка маркадагы тимер атлар, без дә машина сөючеләр дә шулай теләделәр, монда элекке мотоцикллар да бар,” диде фестивальнең әйдәп баручыларның берсе Альберт Бикбулатов.

Алар, җыенда гел ГАЗ-21 “Волга” машиналары гына булса күңелсез булыр иде, шуңа төрләндерергә булдык, ди.

Альберт Бикбулатов фикеренчә, монда җыелганнар аралашып кына калмый, тәҗрибә дә уртаклаша.

Бу фестивальдә "тимер ат"ларның уртача яше 50, ә иң өлкәне 1933 елгы “Татра 52” иде.
Владислав Свешников


Озак еллар ГАЗ -21 не йөрткән шофер Казаннан 81 яшьлек Владислав Свешников: “1957 елдан машина йөртә башладым, ә хәзерге Горький заводында чыккан “Волга М-21” маркалы тимер атымда 60 нчы елдан бирле йөрим,” ди.

Ул бу машинаны шәһәр читендәге бакчага әйберләр ташырга, яшелчә-җиләк-җимешне алып кайтырга җайлылыгы һәм ватыла калса да өй шартларында төзетеп булганга үз итә.

Ринат Гаязов 1963 елгы “Волга”ны иярләгән. Ул монда килүе белән бик шат иде.

“Машина йөртергә шушы тимер атта өйрәндем һәм бүгенгә кадәр аннан аерылганым юк,” ди Ринат Гаязов. ГАЗ-21 ләр безнең тарих ул, ди. Илдә патриотлык хисе бетә баруына борчыла, шуңа да машиналар аша булса да нидер сакларга тырыша.
Ринат Гаязов

Гаязов әйтүенчә, ул бу фестивальдә ел саен катнаша икнә. Башка шоферлар, ретро машиналар белән кызыксынучылар белән танышкан. Араларында 20-25 яшьлек егеләрне дә очраткан. Җыенга килгән шоферлар арасында үткән Сабантуйны, тимер атны йөртү осталыкларын кызыксынып караган. Ләкин үзе генә машинасы бераз көйсезләнү аркасында катнаша алмаган.

III халыкара ГАЗ -21 “Волга” машиналары фестивален Татарстандагы “Бердәм Русия” фиркасе бүлеге һәм ГАЗ -21маркалы Русия машиналары җанатарларын туплаучы “Клуб 21” оештырды. Бүген бу төркемдә 121 кеше исәпләнә һәм шуларның 40 тан артыгы быелгы фестивальдә катнашты.
XS
SM
MD
LG