Accessibility links

Байден Киевка килде


АКШ вице-президенты Дҗо Байден Украинага килде.

4 көнлек әлеге сәфәре барышында ул шулай ук Грузиядә дә булачак.

Байден әлеге 2 илне Вашингтонның Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту тырышлыгы аларның АКШ белән бәйләнешләренә зыян китермәячәк дип ышандырырга җыена.

Киевта Байден зур чыгыш ясап үзара тарткалашучы Украин җитәкчеләрен икътисадый һәм демократик реформалар өчен берләшергә чакырыр дип көтелә.

Чәршәмбе ул Тифлискә китә.
XS
SM
MD
LG