Гыйрак полициясе белдерүенчә, илнең көнбатышындагы Рамади шәһәрендә машинага куелган бомба шартлап 3 кешене, шул исәптән 2 полиция хезмәткәрен үтергән.
Анбар виләяте идарәсе бинасы янында булган ул шартлаудан тагын 4 кеше яраланган. Аларның да 2-се полиция хезмәткәре.
Бу инде соңгы 1 атнада Рамадидагы икенче шартлау.
Заманында баш күтәрүче сөнниләр таянычларының берсе булган Анбарда җирле кабиләләр АКШ җитәкчелегендәге көчләр ягына күчкәннән соң узган елъярымда гыйсъянчылык нык кына кимеде.
Узган атнада Рамадида бер мәчет янында бомбалы машина шартлап 6 кешене үтерде.