Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кеше хокукларын яклаучыларны тентиләр


Дүшәмбе көндезге сәгать дүрттә Казан кеше хокуклары яклау үзәгенә һәм шул ук вакытта "Агора" төбәкара хокук яклау берләшмәсенә тентүчеләр килде.

Казан хокук яклау үзәгенә салым җинаятьләренә каршы көрәш бүлегенең 10 хезмәткәре килгән.

Агорага 3 хезмәткәр белән тикшерүче килгән.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов телефон аша сөйләшүдә Азатлык радиосына "Алар безнең хөкүмәттән тыш вакыфлардан алган, хөкүмәт бирмәгән акчаларны ничек тотуыбызны белергә тели. Мин бу тикшерүне Татарстан Республикасында милициянең хокук бозуларына каршы көрәш алып баруыбызга җавап дип исәплим", - диде.
XS
SM
MD
LG