Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тәре йөреше тәре явына әйләнә күрмәсен”


Шәһәр урамнары праваслаулар белән тулды, чиркәү чаңы Казанны камап алды. 21 июль көнне Казанда Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше үтте.

Башта Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещение чиркәвендә Татарстан архиепископы Анастасий гыйбадәт кылу йоласын башкарды. Аннан соң Богородцкий ирләр чиркәвенә таба тәре йөреше башланды.

Праваслау дине әһелләре 1579 елда Казанда табылган, үзләре изге дип санаган иконаны Кремль, Чернышевский, Зур Кызыл урамнары буйлап күтәреп алып барды. Тәре йөрешендә берничә мең кеше катнашты.

Христианнар Изге Ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – иконаның табылган көне, 4 ноябрь – Русияне поляклардан азат иткән көн. Ә праваслаулар исә полякларны җиңәргә әлеге Изге иконаның ярдәм итүен дә искәртә.

Чиркәү мәгълүматларына караганда, Изге Ана иконасы Казанда 1579 елда табыла. Аның тарихы Явыз Иванның Казанны яулап алуы белән бәйле. Казан ханлыгы җимерелгәч, епархия төзүгә, христиан дине тарала башлауга мөселманнар каршылык күрсәтә башлый, дип яза Патриархия. ru сайты.

Cәхифәдә язылганча, 1579 елда Казанда зур янгын була. Моны татарлар “урыс Алласының” нәфрәте дип кабул иткән икән. Изге Ана иконасы да Татарстанда христиан динен ныгыту өчен иңдерелгән.

Иконаны кечкенә кыз Матрена янгын булган урыннан казып чыгара. Изге Ана иконасы күмелгән урынны Алла Анасы Матренага төшендә әйткән. Ә Икона үзе Казан ханлыгы вакытында ук христиан кешеләре тарафыннан күмеп куелган була, ди чиркәү әһелләре.

Тәре йөрешенә килүчеләр дә Изге Ана иконасы турында төрле риваятьләр белә. Дини чарага килүче Нина сүзләренчә, Изге Ана иконасы тапкан Матренаны татарлар җир астына ябып куйган. “Чөнки икона бик күп могҗизалар кыла. Тегеләр исә көнләшкән”, ди ул.

Кол Шәриф мәчете җитәкчесе Зөфәр хәзрәт Галиуллин исә тәре йөреше тәре явына әйләнә күрмәсен дип әйтә. “Ә болай мөселманнар христиан дине йолаларына каршы түгел”, ди хәзрәт.

“Әгәр дә гамәлләребез бер-беребезне аңлап, баетып яшәрлек булса, аның файдасы бар. Ә бер-береңне мыскыл итүгә, “мин көчле дип әйтүгә” кайтып калса, бу чараның файдасы юк. Моңа халык гаепле түгел, ә кайбер кешеләр дөрес эшләми. Дин күңелдә булырга тиеш. Күңелдә булмаса, көчләп кертеп булмый”, ди ул.



Зөфәр хәзрәт фикеренчә, хәзер күп чиркәү йолалары сәяси төсмердә башкарыла. Дин хөкүмәтнеке булса, асылын югалта башлый дип саный Зөфәр Галиуллин.

“Моны сәяси яктан үткәрү бер әйбер, әгәр дә күңелдән чыгу – икенче әйбер. Ни өчен бүген исламга каршы көрәшәләр? Ислам Русиядә дә баш бирми. Аның үзенең сүзе бар”, ди хәзрәт.

Праваслаулар Казан Изге Ана иконасы урысларга Себерне яулап алырга, XVII гасыр башында Русияне поляклардан коткарырга, Наполеонны тар-мар итәргә һәм башка бик күп сугышларда җиңү яуларга ярдәм итте дип саный.
XS
SM
MD
LG