Accessibility links

Казанда тагын бер Ленин һәйкәле урыныннан алынды


Казанның Тукай урамында төзелеш эшләре барышында андагы Ленин һәйкәле урыныннан алынды .

Ул урында 2013 елгы Универсиада корылмаларының берсе – бассейн төзеләчәк.

Һәйкәлне кран белән күтәргәндә ул ватылып берничә өлешкә бүленгән.

Ватылган Ленин һәйкәле калдыкларын Казандагы Ленин йорт-музее үзенә алырга булган.

Ул музейда 2006 елда урыныннан алынган тагын бер Ленин һәйкәле саклана.
XS
SM
MD
LG