Accessibility links

Хокук яклаучылар ЮХИДИнең канунсыз акча җыюын туктата


Татарстан прокуратурасы республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе ЮХИДИдә машина хуҗаларыннан канунсыз рәвештә акча җыелганлыгын раслады.

Прокуратура Татарстан эчке эшләр министрлыгына бу канун бозуны бетерергә кушкан.

Машина теркәүчеләр ЮХИДИ биналарында урнашкан машина теркәү ширкәтеннән документларны акча түләп алырга мәҗбүр ителә.

Акча түләгән очракта ул документлар көнендә үк бирелә, акча түләмәүчеләр 3 көн көтәргә тиеш.

Әлеге мәсьәләне күтәреп прокуратурага мөрәҗәгать иткән Казан кеше хокуклары яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов “Шулай итеп, ЮХИДИнең бу хезмәтнең бушлай булуы турында әйткәннәре дөреслеккә туры килми диде.
XS
SM
MD
LG