Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары уйгырларны яклый


Шушы көннәрдә Киевтагы Кытай илчелеге каршындагы мәйдан кырымтатар байраклары белән тулды. Монда кырымтатарлары уйгырларны яклап пикет үткәрде.

Бу акциядә 60-ка якын кеше катнашты. Алар арасында мәҗлес әгъзасы, Украина Югары Радасы депутаты, «Азатлыкъ», «Адалет», «Аркъадаш», «Намус», «Бизим Къырым», «Киевское землячество крымских татар» кебек оешмаларның вәкилләре дә бар иде.

«Кытай җитәкчеләренә мәсхәрә!», «Уйгырларга карата геноцидны туктатыгыз» дигән шигарьләр яңгырады мәйданда.


«Уйгыр халкына каршы басым күп еллардан бирле дәвам итә. Үзенең ватаны өчен көрәшеп, аның мөстәкыйльлеген теләгән халыкка һәрбер кеше ярдәм итәргә тиеш. Берәр илдә кеше хокуклары бозылганда, кырымтатар милли хәрәкәте бервакытта да читтә калмады», диде Кырымтатарлары мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев.


Пикетчылар акция барышында Кытай җитәкчесе Ху Дзинь Тау, саклану министры рәсемнәренә нацист свастикаларын ясап, аларны яндырды.

Кытай илчелеге хезмәткәрләре акцияне видеога һәм фотога төшереп алган. Урам җыенында катнашучылар исә Кытай илчелегенә мәҗлес президиумы белән кабул ителгән «Кытайның уйгыр автономияле округында уйгыр халкының вәзгыяте» исемле гаризаны тапшырганнар.

XS
SM
MD
LG