Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмит Вәлиев патша армиясендә хезмәт иткән абыйсының нәселен эзли


Хәбәрсез югалган татар офицеры Ситдыйк Вәлиев Татарстанның Кама тамагы районының Олы Карамалы авылында 1887 елда туган. Югалсам да, көт син мине!(41)

Хәмит Фәттах улы әтисенең энесен, Ситдыйк Шаһимәрдән улы Вәлиевне һәм аның нәселен, оныкларын эзли. Аның тууына инде 122 ел үткән.

“Ул гражданнар сугышы вакытында офицер булып хезмәт иткән. Бәлки Төркиягә киткәндер. Бездә аның әти белән төшкән фотосүрәте бар. Совет заманында аны эзләү түгел, телгә алырга да ярамады. Күңелдә, бәлки, аның нәселе, оныклары исәндер дигән өмет яши.

Мин үзем дә 1938 елда туып Олы Карамалы авылында үстем. Хәзер ул авылдагы иң өлкән кеше 1935 елда туган. Йөз елдан соң аны эзләп табуы, бәлки, мөмкин түгелдер.

“Жди меня” тапшыруында 60 елдан соң да табышкан кешеләрне ишетәбез бит . Күңел, бәлки, безнең дә абыебызның балалары, оныклары яшидер, дип көтә”, ди Хәмит Вәлиев.
XS
SM
MD
LG