Accessibility links

Кайнар хәбәр

IBM “Сәләт”не сайлаган


IBM мәктәбе укытучыларына "Сәләт" футболкасы бүләк иттеләр
IBM мәктәбе укытучыларына "Сәләт" футболкасы бүләк иттеләр

Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә югары белемле белгечләр һәм инженерлар үсеп чыгарга мөмкин. IBM технология мәктәбе татар яшьләренең “Сәләт” лагерында әнә шул эшне башлап җибәргән.

Быел җәй айларында “Сәләт” лагеры яшьләрне үзенә ял итәргә, белем тупларга 4 тапкыр чакыра. “Санак” аланына балалар икенче төркем булып килде.

IBM сүзен татарчага тәрҗемә иткәндә, ул мәгълүмати бизнес машиналары дигәнне аңлата. “Санак” аланында 200 мәктәп укучысы ике көн эчендә роботлар җыярга, аларга төрле программалар урнаштырырга, хисаплау технологияләрен өйрәнә.

IBM технология мәктәбенең Татарстандагы үзәге җитәкчесе Али Әүхәдиев сүзләренчә, сәлкешләр “Гелиос” планетасында виртуаль сәяхәттә булачак. Шулай ук технологияләр мәктәбенең “Ябык шәһәр”, “Мәңгелек Мисыр”, “Эрмитаж” дип аталган цифрлы музейларга сәяхәт кылачак.

Сәлкешләрне “Санак” аланында мәгълүмат технологияләре серләренә Александр Мошков белән Алина Козырева төшендерә. Мошков сүзләренчә, технология мәктәбе балаларда зур кызыксыну уяткан. Балалар бигрәк тә роботлар белән шөгыльләнергә ярата.

IBM технология мәктәбе Русиядә генә түгел, бөтен дөньяга җәелгән. Моңарчы IBM мәктәпләре Мәскәү, Питербур шәһәрләрендә генә эшләп алган. Татарстанда мондый мәктәп беренче тапкыр гына укучылар җыя.

Әмма технология мәктәбе Татарстанда алып барылган башка социаль гамәлләрнең дәвамы. Быел IBM мәктәп яшенә кадәр булган балалар арасында мәгълүмат технологияләренә өйрәтә башлаган. Технология мәктәбе Казан шәһәренә 52 кидсмарт (балалар компьютеры) бүләк иткән. Алар хәзер 26 балалар бакчасында урнаштырылган.

Шул ук IBM Татарстанның Милли музеена “Мәңгелек Мисыр” дигән мәгълүмат киоскы алып биргән. Хәзер бай тарихлы илнең төрле почмакларына виртуаль сәяхәт ясап була.

Александр Мошков белдерүенчә, виртуаль музей – ул чын музейлардагы экспонатларның рәсемнәр тупланмасы.

“Мисал өчен, “Эрмитаж”ны алыйк. Картиналар, заллар, башка экспонатлар рәсемгә төшереп алынды. Бу эштә Русия белгечләре генә түгел, бөтен дөньядан диярлек галимнәр катнашты. АКШ, Канада, Кытай белгечләре дә бар иде. Ахырда веб-сәхифә төзелде”, ди ул.

Али Әүхәдиев исә IBM мәктәбенең узган ел ук “Сәләт”тә эшләп карарга тиеш булганлыгын әйтә. Сөйләшүләр исә Мәгариф министрлыгы белән алып барылган.

“Сәләт” лагеры IBM компаниясенең бөтен таләпләрен истә тотып сайланды. Лагерьның җитәкчекләре белән сөйләшү ел башында ук алып барылды. Балалар туплангач, укытучылар вакыт тапкач, мәктәп өчен мәйдан булу белән мәктәп эшли башлады”, ди Әүхәдиев.

Ул Татарстан балаларының технологияләрне үзләштерү дәрәҗәсен дә түбән бәяләми. Балалар бакчаларына кидсмартлар биргәч, балаларны аларда эшләргә өйрәтү өчен Мәскәүдән махсус белгеч чакырган булганнар. Әмма балалар белгечкә өйрәтергә мөмкинлек бирмәгән – барысына да үзләре төшенгән икән.

IBM технологияләр мәктәбе хезмәткәрләре әлегә үзләренең киләчәктә башкарылачак эшләрен төгәл әйтә алмый. Әмма мондый мөмкинлек туса, Казан читтә калмас, ди Әүхәдиев.

Әмма соңгы вакытта югары белемле белгечләр чит илләргә, Русиянең Мәскәү, Питербур кебек шәһәрләргә китү, күбрәк акча эшләү ягын карый.
XS
SM
MD
LG