Accessibility links

Ингушетиядә милиция саны берьярым мәртәбә арта


Ингушетиядә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре саны берьярым мәртәбә арттырылачак.

Ингушетия президенты вазифаларын башкаручы Рәшит Гайсанов шулай ук министрлыкның өстәмә бүлекләре һәм хезмәтләре дә булдырылачак диде.

Аның әйтүенчә, бу тәкъдимне Русия президенты Дмитрий Медведев та хуплаган.

Гайсанов сугышчыларның активлашуы сәбәпле көч оешмаларына авырга туры килә ди.

Ингушетия хокук яклау оешмалары исә еш кына тәртип саклау оешмаларының канунсыз гамәлләре турында зарлана.
XS
SM
MD
LG