Accessibility links

"Мәхкәмә бәйсез түгел..."


Казанда Киров районы мәхкәмәсендә Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинга каршы ачылган җинаять эше карала башлады.

Аны Миңтимер Шәймиевка яла ягуда гаеплиләр. Ирек Мортазин эшнең барышы турында "Азатлыкка" аңлатмалар бирде.

Мәхкәмә эшe тарафсыз караламы?

Татарстанда бу эшнең тарафсыз каралуына өметләнеп булмый. Чөнки монда зыян күрүче як – республика җитәкчесе. Киров районы мәхкәмәсендә булган хәлне мәхкәмә дип әйтергә телем әйләнми. Бу имитация, охшатырга тырышу

Татарстан, бөтен Русия кебек ук, дөнья икътисадына интеграцияләнгән. Республика җитәкчелеге үзенең абруе турында уйлый. Алар мәхкәмә кануный төстә үтә дип күрсәтергә тырыша. Чынлыкта исә бу алай түгел.

Җәмәгатьчелек фикере монда мөһим, чөнки Татарстан икътисады кредитларга бәйле, аларны Русия һәм чит банклары бирә ала. Русия банклары акча бирергә ашкынып тормый. Шуңа чит илләр мөнәсәбәте бик мөһим. Мәхкамә башбаштакларча алып барылса, бу президентың абруена тап төшерер иде. Бу икътисади тормышны катлауландырырга мөмкин.

Татарстан җитәкчелеге үзенең абруе турында борчыла дидегез. Нигә алар бу эшне мәхкәмәгә кадәр җиткерергә булды? Шәймиев моңа игътибар итмәскә дә мөмкин иде, ул үзен демократ дип саный.

Үткән елның үктәбрендә президентка нәрсәдер булды, нәрсә булган - без бер кайчан да белмәбез. Паника, ниндидер хәрәкәт башланды. Шәймевне аның тирәсендәге кешеләр гариза бирергә күңдергән, дип уйлыйм. "Без Мортазинны түбәнсеттек, аның хатынын, атасын эштән кудык. Ул сыначак, ул ярлыкау сорап киләчәк һәм сез киң куңелле булып, гаризаны кире алырсыз, эшне шулай ябырбыз", дип әйткәннәр аңа.

Миңа, берничә тапкыр, әйдә гаебеңне таны, президентка хат яз, китап язган өчен үкенеч белдер дип әйттеләр.

Сезгә каян андый ишарәләр булды?


Прокурор Кафил Әмировның турыдан-туры әйткәне булды. Ул чакырты да, әйдә гаебеңне таны, Шәймиев киң күңелле, ул сине кичерер, диде. Мин, гафу үтенерлек бернәрсә дә эшләмәдем, дидем. Миңа каршы гариза бирергә күндергән кешеләр Миңтимер Шәймиевны хәзер авыр хәлгә куйды.

Киров районы мәхкәмәсе сезне акламаса, нәрсә эшләргә җыенасыз?

Касация, күзәтү инстанцияләр бар, Мәскәү, Страсбург бар. Мин бары тик үзем шикаять итеп йөри алмам дип шикләнәм. Кешесе булмаса, проблемасы да булмый бит. Мин 29 декабрьдәге вакыйгалар (Ирек Мортазин урамда кыйналган иде - ред.) кабатланса, гаҗәпләнмәс идем, әмма бу юлы алар үлем белән тәмамланырга да мөмкин.

Мортазинга карата җинаять эше


Билгеле булганча, Мортазинга карата җинаять эше 2008 ел көзендә Шәймиев кушуы буенча кузгатылды. Ул вакытта гаепләнүче үзенең электрон сәхифәсендә Шәймиевнең үлеме турында хәбәр таратты. Биредә ул прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан, президентның шәхси тормышына кагылган мәгълүматны җыюда, гайбәт таратуда, яла ягуда һәм социаль тигезсезлеккә карап нәфрәт уятуда гаепләнә.


Шулай ук прокуратура Мортазинны “Последний президент Татарстана” китабын язган өчен дә гаепли. Тикшерүчеләр фикеренчә, биредә автор шулай ук Шәймиевнең йөзенә пычрак ата, аңа яла яга. Шаһитләр буларак алынган 79 кеше дә китапны укыганнан соң президент турында начар тәэсирләр генә калганын әйткән. Алай гына да түгел президент идарәсендә һәм прокуратурада бу китапны бөтенләй экстремистик басма дип танырга чакыралар.

XS
SM
MD
LG