Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин мәктәпләргә килә


Киләчәктә Русиядә һәр укучы йә дин мәдәнияте, йә дөньяви әхлак нигезләрен укырга тиеш була. Күптәнге бәхәскә нокта куелдымы?

Русиядәге төп дин башлыклары белән очрашуда президент Дмитрий Медведев мәктәпләрдә дин мәдәнияте нигезләре укытылачагын әйтте.

“Правослау дин нигезләре булсымы, мөселманмы, иудаизммы, буддамы балалар һәм ата-аналар сайлу мәсьәләсен үзләре хәл итәчәк”, диде Медведев.

Гомумән “Рухи-әхлакый тәрбия” дип аталган курска 3 юнәлеш керәчәк: берәр традицион диннең тарихы һәм мәдәнияте нигезләре, төп диннәр тарихы, дөньяви әхлак нигезләре. Һәм һәр укучы шуның берәрсен сайлап алырга тиеш була.

Дөресрәге, 14 яшькәчә балалар өчен бу мәсьәләне ата-аналары хәл итәчәк, ә өлкән сыйныфта укучылар инде үзләре сайлый алачак.

Гаиләдә каршылык


Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин исә бу катнаш гаиләләрдә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин дип саный.

“Ире татар булып балам ислам динен укысын дисә, хатыны урыс булганлыктан православ динен алга сөрсә гаиләдә аңлашылмаучанлык туачак”, ди ул.

Аның сүзләренчә, мәктәптә дин мәдәнияте нигезләре дәресен укыту әле ачык мәсьәлә булып кала. Чөнки Русиядә күпмилләтле төбәкләр шактый һәм шул сәбәпле төрле каршылыклар туарга мөмкин.

Эксперемент төбәкләр

Бәлки шуңадыр, Медведев дин нигезләрен укыту әлегә эксперемент рәвешендә генә булачагын әйтте һәм шуның өчен 18 төбәкне сайлау күздә тотыла. Алар арасында Татарстан булырмы, әлегә билгесез.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, православ дине нигезләре хәзер дә Русиянең күп кенә мәктәпләрендә укытыла. Һәм эксперемент рәвешендә ул төбәкләр генә алынса, әлбәттә, барысы да яхшы кебек күренәчәк.

Әгәр исә Татарстан һәм Башкортстан алынса хәл башкачарак та булырга мөмкин. Шулай да Мөхәммәтшин Татарстан мәктәпләргә дин укытуны кертмәс дип саный. Чөнки бу хакта республика президенты Миңтимер Шәймиев инде үз сүзен әйткән иде.

Дарвинмы, Аллаһымы?

Ректор сүзләренчә, дин нигезләрен укыту ул инде мәктәпкә динне кертү дигән сүз.

“Дөньяви принципларга корылган укытуга дин килеп кергәч бу ике юнәлеш бер-берсенә күпер сала алырмы - билгесез”, ди Мөхәммәтшин.

Мисал өчен ул проблеманы дәреслекләрдә үк күрә. Биология фәненнән укучылар Дарвин теориясен өйрәнәчәк, шул ук вакытта дин нигезләрендә кеше Аллаһыдан яратылган дип сөйләячәкләр.

“Укучылар моны ничек кабул итәргә тиеш, аңлашылмый”, ди РИУ ректоры.

Ул мәктәп аша кешене динле итеп булмый дигән фикердә. Бу хакта сишәмбе көнне Медведев белән очрашканда Рус православ чиркәве вәкилләренең дә әйтүен искә төшерде.

“Дәресне көчләп укыту сәбәпле, алар чиркәүләрне яндырып, тәреләрне җимерә башларга мөмкин диделәр. Бу фикер бик кызыклы яңгырады”, ди Мөхәммәтшин.

Укытучылар әзерләү

Ул мәктәптә дин нигезләрен укыту проблемасы бер баскычка гына күтәрелде дигән фикердә. Ягъни элек аны Рус православ чиркәве алга сөрсә, хәзер бу президент тарафыннан якланды.

Шуңадыр Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко: “Без бик катлаулы эксперемент башлыйбыз һәм ашыгырга хокукыбыз юк”, диде.

Министр финанс яктан иң катлаулысы дип укытучылар әзерләүне саный. Чөнки барлыгы 40 меңгә якын мөгаллимне яңадан әзерләү кирәк булачак. Һәм аның өчен миллионланган сумнар таләп ителә.

Күбесенчә моның өчен әдәбият, тарих укытучылары җәлеп ителер дип исәпләнә. Әмма кайбер белгечләр тора-бара правослаулар мәктәпләргә үз кешеләрен кертә башларга мөмкин, ди.

Рәфыйкъ Мөхәммәтшин исә Рус православ чиркәве инде бу яктан әзерлекле дип саный. Чөнки аларның күп кенә дәреслекләре дә бар,
30 уку йортында алар православ теологлары да укытып чыгара.

Ә менә ислам тарафдарлары бу өлкәдә калыша. Хәтта укытырлык дәреслекләре дә юк.

Әмма Фурсенко яңа фән өчен дәреслекләр әзерләү әле башлана гына дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу эшне нигездә барлык конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлектә дөньяви белгечләр алып барачак.

Фурсенко сүзләренчә, эксперемент инде киләсе елның мартыннан башланырга мөмкин. Аны соңгы чиректә 4 класс укучыларына һәм 5 классның беренче чирегенә кертү карала. Ягъни ул ярты елга исәпләнгән курс булачак.
XS
SM
MD
LG