Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чираттагы шаккатыру


Учалы районында борынгы шәһәр калдыклары табылган.

Башкорстанның Учалы районында археологлар казу эшләре барышында шәһәр калдыклары тапкан. Моңа кадәр Уралдагы иң борынгы шәһәр Аркаим дип санала иде. Галимнәр моны Аркаимнан бер мең елга картрак дип исәпли.

Аңа караганда, шәһәрчеккә 5 мең ел. Әлеге казылма Европа һәм Азия чигендә урнашкан, аның диаметры 100 метр. Архитекторлар бу урында кояш чыгуын һәм баюын күзәтү өчен борынгы обсерватория булган дип исәпли. Борынгы шәһәр булган урында укның таш очлары, савыт-саба калдыклары табылган.
XS
SM
MD
LG