Accessibility links

Кызлар газет чыгара


Лилия Гыйбадуллина(с), Лилия Бәдретдинова һәм нәшир Лилия Хәмидуллина “Халкым” газетын чыгаралар
Лилия Гыйбадуллина(с), Лилия Бәдретдинова һәм нәшир Лилия Хәмидуллина “Халкым” газетын чыгаралар

Быелның май аенда Чаллыда ике татар газеты нәшер ителә башлады. Шуларның берсе “Халкым” дип атала. Биредә 5 кыз эшли һәм барысының да исемнәре Лилия.

Чаллыда соңгы 20 елда бер дистәдән артык татарча газет нәшер ителә башлады. Алар арасында хакимият ярдәме белән чыгучылары бар иде. Ләкин татар газетлары хакимият һәм укучылар тарафыннан алга таба яклау тапмады һәм алар “үлеп бардылар”.

Кризис чорында, төгәлрәге май аенда. Чаллы халкына 2 татар газеты тәкъдим ителде. Шуларның берсе, исемен әйтеп тормаска булдык, икенче санын әлегә чыгара алмады. Ә менә “Халкым” дип исемләнгән газет әле дә укучылар арасында тарала, аны укыйлар.

Бу газета редакциясендә 5 кыз эшли һәм аларның барысының да исемнәре Лилия. “Халкым” газеты проектының җитәкчесе Лилия Хәмидуллинага “Азатлык” хәбәрчесе берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

“Мин бик яратып журналистикага кереп киткән идем. Искиткеч талантлы журналистлар янәшәсендә эшләдем. Аннан соң телевидениедән китеп, үземне эшмәкәрлектә сынап карадым. Менә шул чакта башыма “уйнап кына булса да газет ачып карыйм әле”, дигән уй килде. Безнең төбәктә халык укырлык газетлар юк, дип уйлыйм. Бездә гади халык тормышы читтә кала. Халык тормышын ачып биргән газет булдырасы килде. Ә менә редакциягә бары тик Лилия исемле кызларның гына туплануын очраклы хәл”, диде ул.
Лилия Гыйбадуллина редакциягә күптән түгел генә килгән.

“Газета үзенең исемен аклар, халык сүзен әйтерлек, гомумән, татар теленә, аның сүз сәнгатенә ихтирам һәм кызыксыну уятырлык газет булыр дип ышанам”, ди Лилия.

Кызлар үзләре әйтүенчә, газет чыгару кебек шактый кыен эшкә алынганнар. Газетны чыгаручы Лилияләр, “Халкым” газеты халыкта өмет, ышаныч уятсын өчен, барлык тырышлыкны куячакбыз”, диләр.
XS
SM
MD
LG