Accessibility links

Байден: Әфганстанда өстәмә югалтулар көтелә


АКШ вице президенты Дҗо Байден Әфганстанда Кушма Штатлар, Британия һәм башка беректәшләр яңа корбаннар, яңа югалтуларга дучар була ала дип белдерде.

“Би-Би-Си”га Байден Әфганстанда 20 августта үтәчәк президент сайлау алдыннан иминлек саклау хакына мондый югалтуларга барып була диде.

Байден Көнбатышка янаган террор куркынычының тамырлары Әфганстанның Пакстан чиге янындагы өлешеннән килә һәм дөньядагы һероинның да иң зур өлеше шунда җитештерелә диде.

Байден әйтүенчә, Әфганстанга җибәрелүче өстәмә көчләр Талибанга яңа урыннарда каршы чыгачак һәм анда өстәмә югалтулар да булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG