Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда “Бердәмлек” газетының 1000-нче саны чыкты


22 июльдә “Дуслык йортында” газет укучылары, аның хезмәткәрләре, милли хәрәкәт юлбашчылары, эшкуарлар катнашты. Әмма һәр төркемнең үз кыйбласы иде.

Милләтпәрварлар сүзне татар биеклегендә фикер йортсәләр, эшкуарлар тантаналы иттереп зур-зур бүләкләрен тапшырды.
Аерым шәхесләрнең теләкләре дә игътибарга лаек иде. Мансур Ямалетдинов фикеренчә, бүгенге “Бердәмлек”кә кыюлык җитми. Шулай ук “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе дә бүгенге көндә газетның чәнечкеле угы җәмгыятьнең түбән катлавына гына төбәлгәнен искәртте.

Баш мөхәррир Рәфкәть Әһлиуллинның озын-озак тоткан нотыгыннан түбәндәге фикерләренә тукталасы килә.
Бугенге кризис “Бердәмлек”кә зур зыян китермәгән, газетны яшьләр укый икән.

“Дуслык йортындагы” бүлмәләр, телефон, интернет челтәре бушлай бирелгән. Самар хөкүмәте ярдәмен туктатмый икән. “Килеп җитәр бервакыт, без әле үзебез хөкүмәткә ярдәм итә башлаячакбыз”, диде Әһлиуллин.

Әлегә редакциянең командировкаларга җибәрергә акчасы юк, шуңа да җирле хәбәрчеләрне оста кулланалар.

Денис авылында яшәүче Нурсинә Хәкимованың газетның һәр санында диярлек язмалары басыла. Шуңа да “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Нурсинә ханымга булдыклы уңган, тиктормас, күп күрүче, күп ишетүче, күп язучы журналистка кыйммәтле бүләк тапшырды.

“Бердәмлек” газетының 1000-нче саны чыгу уңае белән Гали авылында яшәүче шагыйрә Саимә Морзаханова: “Бердәмлек”тә эшләүчеләр бездә соклану уята, сезнең кебек милләткә хөзмәт итәргә язсын”, диде.

Саимә ханым газет мөхәррире Әһлиуллин әфәндегә үзе чиккән кулъяулык бирде һәм үзе пешергән баурсакны журналистларга бүләк итте.

Әйе, Дуслык йортында “Бердәмлек” газетының 1000-нче саны чыгу уңае белән эчтәлекле танатана узды. Газет узган юл күпләргә сабак, тик менә шул сабакны алучылар гына килмәгән иде. Чуаш, мукшы, украин, әзәри, кыргыз, казакълар да газетлар чыгаралар, тик менә бәйрәмгә генә килмәгәннәр иде.

Йомгак сүзен мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин алды: “Газет булмаганда милләтнең берләшү урыны мәчет иде, хәзер шуңа “Бердәмлек” кушылды. Бергә яшик, берләшеп яшик. Мәчет динебезне генә саклау урыны түгел, ә милләтебезне саклау урынына да әйләнсен иде”.
XS
SM
MD
LG