Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар таләбе үтәлми


Гринпис язуынча, Казанда экологияне яклаучылар белән милиция арасында бәрелешләр булган.Зыян күрүчеләр дә бар. Рәсмиләр Универсиада корылмалары ничек планлаштырылган булса, шулай төзеләчәк, дип белдерә.

Казан экологлары, Гринписның Русиядәге бүлеге, җәмәгатьчелек Казансу елгасы яры буендагы табигать почмагында яшел тугайларны ком белән күмдереп стадион һәм йөзү сарае салуга каршылык белдергән иде. Менә берничә атна инде алар чатырлар корып бу тугайларны саклый.

Ә 21 июльдә экологларның Казандагы каршылык пикеты тәмамлангач алар янына милиция хезмәткәрләре килеп кул күтәргән. Мие селкенгән бер егетне, аркасы һәм аягы җәрәхәтләнгән бер кызны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза Гринпис сәхифәсе. 7 кешене берничә сәгать милиция бүлегендә тотканнар.

Исемен әйтергә телмәгән бер берәү, Азатлык радиосына: “Казанда мондый хәлләрнең беркайчан да булганы юк иде. Пикет үткәрү каршылык күрсәтүнең иң тыныч юлы. Әмма милиция хезмәткәрләре беткән чарага килеп көч куллануы башка сыймаслык хәл”, дип белдерде.

Казанда экологияне җимереп спорт корылмалары төзү турында Гринпис ҒISU белән Халыкара Олимпия комитетына да хәбәр итте.

Фәйзуллин һәм Леонов
“Универсиада мөдирлеге” башлыгы Владимир Леонов сүзләренчә, халыкара спорт уеннары вәкилләре бу турыда хәбәрдар икән. “Без күптән түгел генә Белградтан кайттык. Анда да бу хакта күп сөйләштек. ҒISU президенты Джорд Киллан һәм генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән дә тикшердек. 2 ай элек җәйге Универсиада мөдире Казанга килгән иде. Аларга әлеге төзелеш урыннары бик ошады. Гринпис һәм экология вәкилләре күтәргән проблемаларны алар җайларга вәгъдә итте”, ди Леонов.

Бернинди артка чигенүләр булмаячак, корылмалар шул билгеләнгән урында салыначак, ди төзелеш өчен җаваплылар. Әле яңа гына экологлар кабат чаң сукты. Тугайларны күмү өчен Казансудан ком кудырып таучыклар өйгән вакытта алтын, көмеш табан һәм башка балыклар суыртылып ком өстенә ыргытылган. Алар күпләп үлгән.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торк-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Фәйзуллин исә, спорт биналары төзеләсе урыннарда үскән һәм сирәк калган үсемлекләр башка урынга күчереп утыртыла башлады, дип белдерә. Тик кайда икәнен генә тәгаенләмәде.

“Безнең алда бөтен юнәлешләрдә дә компенсацияләүне булдыру бурычы тора. Шул ук чүпне юк итү һәм машиналарның һаваны агуламавына ирешү. Инде спорт корылмалары: футбол стадионы һәм йөзү сараена килгәндә, бик күп төрле компенсация чаралары күреләчәк. Без хәзер экологлар белән андагы үсемлекләрне чыгарабыз. Алар башка бер урынга утыртылачак”, ди Фәйзуллин.

Фәйзуллин сүзләренчә, бу ике спорт корылмасы арасында парк ясалачак. Леонов бу урыннарда 1960 елгы Казан шәһәренең генераль планында ук спорт корылмалары төзү планлаштырылган булган, ди. Әмма Казан башкарма комитеты матбугат үзәге белгече Ләззәт Хәйдәров башкала төзелешенең соңгы төп планы 2007 елның декабрь аенда кабул ителде, дип белдерә.

Экологлар бу соңгы һәм төп планга Кызыл китапка кертелгән инде югалып бара торган хайваннар яшәгән һәм үсемлекләр үскән Казансу елгасы тугайларын да керттерү өчен зур көч куйган иде.

Гринписның Русиядә аеруча сакланучы табигать программасы башлыгы Михаил Крейндлин, Казандагы хәлләрне белдереп ҒISU һәм Халыкара Олимпия комитетына җибәргән хатларга әлегә җавап килмәде, дип белдерә. Шушы арада күренмәсә, ни өчен җибәрмәүләрен сораячакбыз, ди ул.

Универсиадага әзерлек уңаеннан Казансу елгасының икенче ярындагы тарихи парк элгәре “Швейцария бакчасы”, хәзер Горький паркы дип аталган яшеллектәге йөзәр еллык һәм саклана торган агачларны кисеп юл салырга тотынганнар иде. “Бу яшеллектәге һәр агачны паспортлау өчен генә дә күпме көч һәм акча исраф ителде”, дип белдерде экологлар.

Ирек Фәйзуллинга журналистларның сораулары күп булды
“Анда бүтән агачлар киселмәячәк. Юл өчен урын инде”, ди Фәйзуллин. Леонов исә, бу парк эчендә “Трудовые резервы” дип аталган спорт корылмасының Универсадага хезмәт итәчәген дә әйтеп узды.

Әмма моннан берничә атна элек кенә бу парк тирәсендә шау-шу тугач рәсмиләр “юлны башка урыннан салу мөмкинлекләре тикшерелә” дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG