Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучылары провокация турында белдерә


Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан кеше хокуклары яклау үзәгенең адвокаты Ирина Хрунованы административ җаваплылыкка тарту документлары тутырган һәм аның машина йөртү хокукын алган.

Хрунова ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үзенә карата провокация кылынуын белдерә.

Аның әйтүенчә, 23 июльдә ул баласын хастаханәгә алып барганда, милиция хезмәткәрләре аның машинасы артыннан килгән, ул юкта машина номерындагы 1 санын 4-кә үзгәрткән һәм соңрак аны туктатып ялган номерлы машина белән йөрүдә гаепләгән. Хрунова машина номеры үзгәртелгәнен белми дә калган.

Хрунованы машина йөртү хокукыннан 6 айдан алып 1 елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хрунова Казан кеше хокуклары үзәгендә дүшәмбе көнне булган тентүләр эшендә үзәкне вәкиллек итүче адвокат.

Казан кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов без үз хезмәткәрләребезгә каршы провокацияләр алга таба да булыр дип көтәбез диде.

Үзәк бу тентүне һәм документларны, компьютерларны тартып алуны милициянең канун бозуларына каршы көрәш алып баруга җавап дип саный.
XS
SM
MD
LG