Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә мөселманча туй үтте


Руслан һәм Рүзилә Әбсәләмовлар
Руслан һәм Рүзилә Әбсәләмовлар

Соңгы елларда Оренбур өлкәсе буенча иң күп мөселман туйлары Каргалы авылында үтә. Мөселманча туй үткәрү – дин юлында булучы яшьләрнең үз теләге.

Мөселманча туй үткәрү – дин юлында булучы яшьләрнең үз теләге. Моның сәбәбе – егет-кызлар күпләп мәчетләргә йөри. 4 меңләп халкы булган авылда 2 мәчет эшли, әлеге елны өченчесе сафка басачак һәм шулай ук 3 катлы мәдрәсә дә берничә елдан үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Яңа туган Әбсәләмовлар гаиләсенә килгәндә: Рүзилә – югары уку йорты талибәсе, әтисе – Каргалы авылы мәчетенең имамы, Руслан – тумышы белән өлкәнең Чеснокоу исемле татар авылыннан, югары белемле, ислам кануннарына буйсынып яши.

“Мөселманча туй үткәрү – бу безнең үз теләгебез”, диде кәләш белән егет.


Туй мәҗлесенә килүче хатын-кызлар күбесе яулыкта иде. Кунакларның һәрберсе диярлек, котлау сүзләре белән бергә хәдисләрне дә искә төшерделәр.

Ә инде туйга тамада булып, композитор һәм җырчы Рамил Мәүлүтов чакырылган иде. Туйга килүчеләрдән олы яшьтәгеләр арасында мөселман туйларында булмаучылар күбрәк булса, яшьләр арасында киресенчә, андыйлар азчылык. Мәсәлән, Эльмира Максютова.

“Узган елны мөселманча итеп, апамның туен үткәрдек һәм берничә шундый туйда да булдым”, диде яулыкта йөрүче кыз.
“Үзебезнең туйларыбызны да, әлбәттә, мөселманча үткәрергә ниятләп торабыз”, диде туйга килүче яшьләр.

XS
SM
MD
LG