Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня югары рәсмие бәйсезлек җитәкчесе белән очрашты


Норвегия башкаласында Чечня парламенты рәисе Дукуваха Габдрахманов белән элекке бәйсезлек яклы хөкүмәтнең Европадагы вәкиле Әхмәт Закаев очрашты.

Алар икесе дә бу хәбәрне расласа да, сөйләшү турында тәфсиллерәк мәгълумат бирүдән тыелып калды.

Мәскәү Лондонда яшәүче Закаевны 1994-2000 еллардагы Чечен сугышлары чорында җинаятьләр кылуда гаепли һәм аны Русиягә тапшыруны таләп итә.

Чечня президенты Рамзан Кадыров бу айда Закаевны Грозныйга кайтырга чакырды һәм аңа эш бирү мөмкинлеген дә белдерде.
XS
SM
MD
LG