Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа оешмасы Кыргызстан сайлавына канәгатьсезлек белдерә


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтү бүлеге Кыргызстанда үткән сайлау халыкара кысаларга сыймый дип белдерде.

Оешманың сайлауларны күзәтү бүлеге атнакич үткән сайлауны оештыруга канәгатьсезлек белдерүе белән чыкты.

Ул сайлау күп кенә проблемалар һәм канун бозулар белән үтте ди.

Сайлауда хакимияттәге президент Курманбәк Бакыевның 85-ләп процент тавыш җыюы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG