Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык исемлекләр көтә


Ниһаять, бу көн килде. Бүген мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына укырга керүләрен яки исемлекләргә эләкмәвен белә ала.

25 көнне югары уку йортларында кабул итү комиссияләре үз эшен төгәлләде.
Югары уку йортлары янында дилбегә буе сузылган чиратлар бетеп торган иде. Хәзер югары уку йортларын янәдән булачак студентлар, ата-аналар чорнап алды.

Документлар кабул итү комиссияләре, 27 июль көнне исемлекләр чыгарга тиеш дип, укучыларны өйләренә кайтарып җибәргән иделәр. Бүген исә халык нәтиҗә белергә ашыга.

Казан дәүләт университеты, шуның янында ук урнашкан Президент каршындагы муниципаль һәм идарә университеты янына иртәнге сәгать тугыз тулганчы ук абитуриентлар килә башлады. Әмма югары уку йортына керүчеләр исемлеге кичкә таба гына билгеле була икән.

Алай да халык югары уку йортлары бинасы тирәсеннән китәргә ашыкмый. Барысы да зур дулкынлану белән исемлекләр көтә һәм үзен яки баласының анда булачагына өметләнә.

Быел БДИ нәтиҗәләре белән генә беренче тапкыр гына кабул итәләр. Ягъни уку йортында имтихан тапшырып торасы юк. Документларны гына кабул итү комиссиясендә генә калдырырга кирәк иде.

Быел БДИ нәтиҗәләрен абитуриентларның барысы да диярлек төрле уку йортларына биреп карады. Шуңа күрә Казанның үзәк урамнары буйлап уку йортларының берсеннән-берсенә йөгереп йөрүчеләр күп.

Укучылар төрле уку йортларына документлар тапшыргач, кабул итү баллары югары күтәрелде. Хәзергә өч фәннән 220 балл җыючыларның гына түләүсез бүлек студенты булырга мөмкинлеге бар.

Шунысы да бар: укучыларның күбесе төрле җирләргә документ тапшырып, берничә бүлеккә үтсә, дәрәҗәлерәк факультетны сайлый. Шуңа күрә түбәнрәк баллы кешеләрнең дә студент булу мөмкинлеге бар.

Мәскәүнең Казандагы икътисад университеты студент булучылар исемлеген булдырырга өлгергән инде. Аның белән халык бүген иртә белән үк таныша алды. Әмма анда БДИ-дан кемнең ничә балл җыйганын белеп булмый. Бары тик коры исемлек кенә эленеп тора
XS
SM
MD
LG