Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус православ чиркәве патриархы Украинада


Рус православ чиркәве патриархы Кирилл Украинага 10 көнлек сәфәрен башлады. Украиннар Кирилл Мәскәү сәясәтен кайгырта дип исәпли.

Патриарх үз сәфәренең бары тик дини максатта гына булуына ышандырырга тырыша. Әмма кайбер украиннар Мәскәү дин аша Украинада сәяси тәэсирен арттырырга тырыша дип исәпли.

Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл 10 көн эчендә Украинаның күп кенә тарихи дини урыннарында, шул исәптән Кырымда да булачак.

Дүшәмбе көнне сәфәрнең иң мөһим өлешләреннән берсе урта гасырлар Русен чукындырган Владимир кнәз һәйкәленә чәчәк салу булды.

Әмма күп кенә украиннарны урта гасырлар тарихыннан бигрәк Кирилл сәфәренең башка яклары кызыксындыра.

Кайберәүләр партриарх мөстәкыйль дәүләт буларак үз йөзен эзләүче Украинага Русиянең тәэсирен арттыру өчен килгән дип исәпли.

Владимир калкулыгында әлеге сәфәргә каршы чыгучылар Кириллны озата йөрүче казак оешмалары вәкилләре белән бәрелешеп алды, сугышучыларны Украина милициясе генә туктатып калды

Кирилл үз сәфәренең бары тик дини максатта гына булуын белдерде. Дүшәмбе Владимир калкулыгындагы дини йоладан соң ул «Мин бирегә Днепр ярларына зиярәт кылучы буларак, безнең чиркәвебезнең меңьеллык тарихына кагылу өчен килдем диде.

Патриарх сәфәр алдыннан да журналистларга Украинаның төрле урыннарында яшәүче православлар белән очрашырга теләвен әйткән иде. Ул шулай ук теология студентлары белән очрашачак һәм телевидение аша вәгазь сөйләячәк.

Кирилл беренче тапкыр Украинада Рус православ чиркәве синоды җыенын үткәрде.

Украинаның интернеттагы УНИАН-Религии газеты үткәргән фикер белешүдә катнашучыларның 65 проценты «Патриарх Кириллл сәфәреннән нәрсә көтәсез?” дигән сорауга “Мәзһәбара низагның тирәнәюен”, дип җавап биргән.

Украин милләтчеләре Мәскәү Патриархаты икегә бүленгән Украин православ чиркәвенең зуррак өлешен контрольдә тота, ә Рус православ чиркәве элек-электән Русия хөкүмәте белән бик якын мөнәсәбәтләрдә тора дип Мәскәүне дин аша Украинадагы сәяси һәм мәдәни тормышка тәэсир итәргә тырышуда гаепли.

Алар моны Русия хөкүмәте соңгы елларда Украинаны үз контролендә тоту өчен башкарган төрлеяклы гамәлләргә бер өстәмә итеп күрә. Русияне бигрәк тә Украинаның НАТОга кушылу мөмкинлеге куркыта.

Украина президенты Виктор Ющенко исә патриарх сәфәре алдыннан бәйсез, бердәм Украин православ чиркәвен яклавын белдерде.

Украинада эшләп килүче 2 чиркәүнең кечерәге Киев патриархатына караучы Украин православ чиркәве. Әмма ул Кирилл чиркәве белән көндәшлек итәрлек көчкә ия түгел. Рус православ чиркәвенең Украинада Русиянең үзендә булган кадәр үк диярлек 1100-ләп епархиясе бар.

Украин милләтчеләре исә Русиянең тәэсирен киметү өчен яңа чаралар эзли.

Шуларның берсе Грек православ чиркәвенең Истанбул патриархаты яклавына ия булырга тырышу.
XS
SM
MD
LG