Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан чыгымнарны киметә


Казан шәһәр хакимияте утырышында чыгымнарны киметү турында игълан ителде.

Шәһәрне тоту өчен кирәк булган 7 миллиард 191 миллион сумның казнага 3 миллиард 813 сумы гына кергән.

Керемнең аз булу сәбәпләре итеп салым түләүнең кимүе, реклама һәм җирне кулланышка бирүнең чикләнүе аталды.

Махсус комиссия чыгымнарны киметү планын төзегән һәм елның икенче яртысында акчаны иң кирәк өлкәләргә - хезмәт хаклары, ашау-эчү, дару һәм социаль ихтияҗларга гына тотарга карар иткән.

Шәһәр бюджетына яшәгән оешмаларның транспорт, биналарын тоту, җылылык һәм су җиһазларын күзәтү, телефоннар, хуҗалык эшләренә акчалары кыскартыла.

Төзекләндерү эшләре җимерек хәлгә килгән биналарда гына башкарылачак.

Казан юлларын төзекләндерү, парклар, зиратлар, күлләрне, рөхсәтсез чүплекләрне чистарту, хуҗасыз этләрне тоту кебек эшләргә чыгымнар ике мәртәбә кыскартыла.

“Бу чаралар 280 миллион сумны сакларга ярдәм итәчәк”, диде Казан башкарма комитеты рәисе Рәфис Борханов.

Аның сүзләренә караганда, 2009 елда башкарма комитетының 253 хезмәткәре һәм 23 машина кыскартылган, сәяхәт итү һәм йорт-җир уңайлыкларына чыгымнар кимегән. Бу 300 миллион сумлык экономия ясаган.
XS
SM
MD
LG