Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәликә табылды! Ул Азатлыкта


Яшьләр аның җырлары аша “Сөйдем сине, әледә сөям!” дигән кебек сүзләрне әйтергә өйрәнде. Берара ул эстрададан югалып торды...

Мәликә татар эстрадасына көтмәгәндә килеп керде, һәм бик күп халыкның күңелен яулады дисәк тә ялгышмабыз. Инде аның соңгы елда сәхнәләрдә сирәк күренүе яки бөтенләй булмавы Мәскәүгә укырга китү белән бәйле икән. Ул быел РАТИ-ГИТИС ның драма театры һәм кино актеры факультетының 1 курсын тәмамлый. Җәен Казанда ни эшләр бетереп йөрүен инде без үзеннән белербез.

Мәликә. Башкалага каникулда ял итәргә дип кайтсам да, тик утырган юк. Төрле газет-журнал, радио-телевидениягә әңгәмәләр бирәм,
.
фото сурәткә төшүләр булды. Яңа җырлар сайлыйм, яки үзем иҗат итәм.

Рөстәм Исхакый. Нигәдер радиоларда яңа җырларың ишетелми?

Мәликә. Алар бик күп минем, әлегә сайлау, тыңлау эшләре бара. Шул җырларны кайсын радиодан җибәрергә дип уйлыйбыз.

Рөстәм Исхакый. Мәликә, кыен булмаса биографияңне кыскача әйтеп үтсәң иде…

Мәликә. Үзбәкстанда тудым, Карше шәһәрендә. Аннан соң Башкортстанга күчтем, Уфа шәһәрендә тордым. Шуннан Казанга күчтек, хәзер инде Мәскәү дә бу исемлеккә керде.

Рөстәм Исхакый. Казанга нинди җилләр ташлады һәм иң беренче сәхнәгә чыгуың Татарстанда булмадымы?

Мәликә.
Казанга күчкәндә миңа 15 яшь иде. Сәхнәгә беренче тапкыр чыгу 5 яшьтә Үзбәкстанда Карше шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткән бәйгедә булды.

Рөстәм Исхакый. Мәликә, син хәзер караңгырак чәчле, элек ачык сары төстә йөрдең. Тышкы кыяфәтне үзгәртеп тору нәрсәгә бәйле?

Мәликә. Беләсезме, бер көнне иртән уяндым да башка бер фикер килде, нишләп әле ачык сары төстә йөрим, миңа үзгәрергә кирәк дидем. Шуннан мин кыяфәтемне үзгәртергә булдым.

Рөстәм Исхакый. Тышкы яктан үзгәрүең, эчке үзгәрешләргә дә бәйледер. Мәскәүгә китеп укый башлау да синең өчен зур адымнарның берседер дип уйлыйм. Ничек соң анда Русия башкаласындагы студент тормышы?

Мәликә. Бик кызык һәм бик авыр. Башта үземне бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй хис иттем. Шушы вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндем, үзгәрдем. Укытучыларыбыз безне гел формада тота. Бик яхшылар, кирәк чакта таләпчән дә булалар. Кәефебез гел алышынып тора. Бер көнне канатланып, уңышларыңа сөенеп йөрисең, ә икенче көнне тәмам өметсезлеккә бирелеп, борчуга сабышасың. Бигрәк тә беренче ике айда миңа бик авыр булды. Укытучыларның барыбызны да: “Сез бернигә яраксыз, бер тамчы сәләтегез юк”, дип сүгәләр иде. Курсыбызда мәктәп бусагасын атлап кына чыкканнар шактый. Шулар белән бертигез дәрәҗәдә тәнкыйтьләүне күңелгә авыр алдым. Сәхнәдә азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән җырчымын югыйсә. Ләкин катлаулы чор тора-бара үтте, миңа актерга уку ошый. Төрледән-төрле образларга керү, тренингларда катнашу кызыклы. “Капустник”та катнаштым менә, анда театрга тамаша карага килгән
авыл хатыны образына кердем. Бик кәмит килеп чыкты. Киләсе уку елы тагын да кызыграк булыр дип уйлыйм.

Рөстәм Исхакый. Син Казанны ташларга уйламый торгансың бит?

Мәликә. Юк әлбәттә. Мин Казанны бик яратам!

Рөстәм Исхакый. Киләчәктә тамашачыларга яңа иҗат җимешләреңне тәкъдим итәргә исәп бармы, яки әле тыныч Мәликә генә булып каласыңмы?

Мәликә. Алла боерса мин тамашачымны шаккатырачакмын әле. Альбом чыгару, радиолардан яңа җырлар әйләндерү, барсыда булачак, бөтенесен дә сөйләп бетерәсем килми! Барсын да киләчәктә күрерсез!

Рөстәм Исхакый. Сине “Рубин” футбол такымының җанатары дип ишеттем, дөресме ул?

Мәликә. Әйе, әле күптән түгел генә бу хакта “Спорт” каналына әңгәмә бирдем.

Рөстәм Исхакый.
Соңгы арада эстрадада сирәк күренүең сине яратып тыңлаучыларны киметте дип уйламыйсыңмы?

Мәликә. Юк, чөнки миңа интернет аша егет-кызлар, өлкәннәр бик күп рәхмәт хатлары, сәламнәр язалар. Халык арасына чыксам да, игътибар бар Аллага шөкер! “Яратабыз сине!” диләр. Шуңа да мин хәзер күп җырларымны өлкән тамашачылар өчен яза башладым. Шулай ук яшьләргә дә игътибарны киметмәдем.

Рөстәм Исхакый. Шәхси тормышың ничек, егетең бармы дип сорасам ачуланмассыңмы? :)

Мәликә. :) Мин әлегә үземне яраткан тамашачыларыма һәм үземә багышладым.
XS
SM
MD
LG