Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: "Онищенко карары канунсыз"


Дәүләт Думасы депутатлары, хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре балаларның чит илгә чыгуын тыю Русия конституциясенә каршы килә, дип белдерде.

Сишәмбе көнне Русиянең баш табибы Геннадий Онищенко төбәкләргә H1N1 вирусы таралуы куркынычы сәбәпле мәктәп балалаларын чит илләргә чыгармау киңәшләрен җибәрде. Дүшәмбе көнне Онищенко балаларның Британиягә баруын тыю турында белдерде. Британиядә “дуңгыз гриппы” дип аталган бу чир белән авыручылар саны югары.

Бүгенге көндә Русиядә H1N1 вирусы белән авырган 30 кеше теркәлгән. Тагын берничә кеше бу чирне йоктыруда шикләнелеп хастаханәгә салынган.
XS
SM
MD
LG