Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле Израил премьер-министры белән очрашты


АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Джордж Митчелл Израилдә премьер-министр Биньямин Нетаньяһу белән очрашты. Очрашуда сүз Израил-фәлестин низагын чишү, аерым алганда яңа яһүд утарларын төзү проблемасы турында барган.

Тарафлар бу мәсьәләләрдә алга китеш турында белдерде, әмма тулырак мәгълүмат булмады.

Израилгә кадәр Митчелл Сүрия, Мисырда булды һәм Үрдүн елгасының көнбатыш ярында гарәп җитәкчеләре белән очрашты.
XS
SM
MD
LG