Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калашников автоматларын җитештерү туктатылды


Киров өлкәсенең Нократ Аланындагы Калашников автоматларын җитештерү берләшмәсе яңадан үз эшен туктатуы турында белдерде. Ширкәтнең бурычлары сәбәпле электр энергиясе белән тәэмин итү туктатылган. Моңа кадәр берләшмә 8 ай ябык торды. Эшчеләргә хезмәт хакы азык-төлек белән түләнде. Дәүләттән алган акча бурычларның бер өлешен генә түләүгә җитте.

Бүгенге көндә корал җитештерү берләшмәнең электр өчен бурычы 27 миллион, хезмәт хакы бурычы 115 миллион сум, дип хәбәр ителә. Ширкәткә чираттагы ярдәм бирү мәсьәләсе тикшерелә.

Октябрь аеннан берләшмә атнасына өч көн эшләр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG