Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта патриарх Кириллга каршылык белдерәләр


Рус православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллның Украинага килүенә протест белдереп бүген Киев урамнарына 5 меңләп кеше чыкты.

Кичә патриарх Украина президенты Виктор Ющенко белән очрашты. Очрашу киеренке шартларда узды, дип хәбәр ителде. Ющенко украиннар үзләренең бәйсез чиркәвенә лаек дигән сүзләренә җавап итеп, патриарх "чиркәү бар инде, чиркәү булмаса Украина да булмас иде", дип әйткән.

Киев патриархаты Советлар Берлеге таркалгач Мәскәү чиркәвеннән аерылып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG