Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт гыйсьянчысы зинданда кала


Айрат Дилмөхәмәтов
Айрат Дилмөхәмәтов

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе “Майдан” газеты мөхәррире экстремистик материаллар бастыруда гаепләнүче Айрат Дилмөхәмәтовны зинданда калдырды.

27 июльдә Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе тикшерү тәмамланганчы дип Айрат Дилмөхәмәтовны янә ике айга сак астында (СИЗОда) тоту турында карар чыгарды. Билгеле журналист, хакимиятләр тарафыннан ябылган “Вместе” газетының баш мөхәррире Виктор Шмаков әйтүенчә, мәхкәмәче Сәлимҗанова журналистларны һәм хокук яклаучыларны мәхкәмә залына керттермәгән.

“Иң аптыратканы, моңа хәтле әлеге җинаять эше буенча мәхкәмәләр Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә үткән иде. Ни сәбәпле икенче районга күчерәннәр – аңлатучы булмады”, Шмаков

Айрат Дилмөхәмәтов үзе нәшер иткән “Майдан” газетының берничә санында экстремистик эчтәлекле материаллар бастырганы өчен дип ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан гаепкә тарттырылган иде.

Моңа хәтле хакимиятләрне каты тәнкыйть утына тоткан 2005 елдагы митингтагы чыгышы өчен һәм “Вместе” газетына “Площадь революции” дигән кушымтада халык күтәрелешен ничек итеп оештырырга өйрәткән материаллары буенча экстремизм таратуда гаепләнеп, Дилмөхәмәтов ике тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG